Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда фәнгә чыгымнар күләме 25 процентка артты
Бүгенге көндә Татарстанда 129 фәнни оешма исәпләнә. Тикшеренүләр белән шөгыльләнә торган хезмәткәрләр саны 14 мең кешедән арта. «Татарстан – яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәте Югары совет утырышы кысаларында аның рәисе, Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип белдерде.
«Фәнни хезмәтләрнең гомуми күләмендә яшь галимнәрнең өлеше ягыннан республика ил буенча уртача дәрәҗәдән сизелерлек узып китә. Ил буенча бу сан – 44, ә бездә – 60 процент. Шунысы куандыра: яшь тикшеренүчеләр республикада үзләрен уңайлы хис итә һәм аңлы рәвештә фәнне сайлый», - дип искәртте Мөхәммәтшин.
Татарстан Фәннәр академиясе республиканың фәнни секторында аерым урынны били. Бүген аның алдында, шул исәптән икътисадның реаль секторы белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне җайга салуны да кертеп, бик күп бурычлар тора.
«Бер ел эчендә фәнни тикшеренүләргә чыгымнарның еллык күләме 25 процентка диярлек – 28 миллиард сумга кадәр артты, аның яртысы – дәүләт бүлеп биргән акча», - дип сүзен төгәлләде «Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәте рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз