news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда эшкәртелми торган һәм ташландык җирләр булырга тиеш түгел

Татарстанда эшкәртелми торган һәм ташландык җирләр күп булырга тиеш түгел. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясе утырышында белдерде.

«Торак пунктларда файдаланылмый торган, нәтиҗәсез файдаланылучы яки билгеләнеше буенча файдаланылмаган җирләрнең булу фактлары – бу тәртипсезлек. Муниципалитет башлыклары бу проблемага игътибар итәргә тиеш. Мондый җирләр бар һәм моңа район башлыклары битараф икән, бу гадәттән тыш хәл», - диде парламент җитәкчесе.

Мөхәммәтшин район башлыкларын муниципаль җир контроле буенча эшне көчәйтергә чакырды. Моның өчен Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталарының һәм идарәләренең кадрлар составын ныгыту чаралары күрергә кирәк.

«Муниципалитетларның төп бурычы - җир кишәрлекләре һәм күчемсез милек объектлары хуҗалары белән хокукларны тиешле дәүләт теркәвенә алу эшен оештыру. Бу эшне ел дәвамында төгәлләргә йөкләмә бирелде», - дип өстәде ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе ассызыклаганча, министрлык республика бюджетына керемнәр планын уңышлы үтәгән: мөлкәтне арендага бирүдән – 101,8 процент, җир кишәрлекләрен сатудан – 100,3 процент, җир кишәрлекләрен арендалаудан һәм дивидендлар түләүдән – 100 процентка.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының закон чыгару өлкәсендә республика парламенты белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген билгеләп үтте. Соңгы өч елда ведомство катнашында сигез республика законы әзерләнгән һәм кабул ителгән, шуларның дүртесе – узган ел, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100