news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда бушлай юридик ярдәм тагын да үтемлерәк булырга тиеш

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда бушлай юридик ярдәм тагын да үтемлерәк булырга тиеш
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Дәүләт Советы президиумы утырышында халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, әлеге хезмәт программада катнашучылар өчен тагын да системалырак һәм үтемлерәк булырга тиеш.

Утырыш алдыннан анда катнашучылар «Юстиция кварталы»нда булды. РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Максим Скирда аларны бу учреждениеләрнең бушлай юридик ярдәм күрсәтү юнәлешендәге эше белән таныштырды.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, бу хезмәтне алучы мөмкин кадәр күбрәк кешенең республикада гамәлдә булган бушлай юридик ярдәм институты турында белүе мөһим.

«Бу эш өчен бөтен шартлар тудырылган, биредә профессионаллар хезмәт куя. Татарстанлылар бу мөмкинлектән файдаланырга тиеш, аларга бездә шундый нәтиҗәле һәм бушлай алым барлыгы хакында ешрак сөйләргә кирәк», - дип искәртте ул.

2012 елдан, ягъни тиешле закон кабул ителгәннән бирле, Татарстанда яшәүче 400 меңнән артык кеше бушлай хокукый ярдәм алган. Аны алучылар рәтенә аз керемлеләр, I һәм II төркем инвалидлар, инвалид балалар, ятимнәр, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар һәм аларның законлы вәкилләре керә. 2023 елның июленнән тагын бер категория гражданнар – махсус хәрби операциядә катнашучылар әлеге ярдәмне алу хокукына ия. Узган ел – 286, ә 2024 елның башыннан 309 хәрби һәм аларның гаилә әгъзалары бушлай консультация алган.

Аларга бушлай юридик ярдәмне башкарма хакимият органнары, алар карамагындагы учреждениеләр, Дәүләт юридик бюросы, адвокатлар, нотариуслар, ә 2024 елның мартыннан Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил күрсәтә. Бүген дәүләт системасында 149 адвокат катнаша. Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин китергән мәгълүматлар буенча, ике ел эчендә ведомство белгечләре 1,5 меңгә якын консультация үткәргән.

Моннан тыш, 2023 елда гына да Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре 1908 гражданны кабул иткән. Юридик ярдәм алу өчен күп функцияле үзәк, «Дәүләт хезмәтләре» порталы яки кайнар линия номерлары аша язылырга мөмкин. «Быелның май аеннан өстәмә рәвештә Саба районында хокукый ярдәм үзәге эшли башлады. Дәүләт юридик бюросы бүлекчәсе «Бердәм Россия»нең җирле иҗтимагый кабул итү вәкилләре белән бергә урнашкан», - диде юстиция министры.

Моннан тыш, республикада Бердәм хокукый агарту һәм бушлай юридик ярдәм дәүләт порталы эшли. Биредә халыкка файдалы мәгълүмат тупланган. Әйтик, пенсияне ничек рәсмиләштерергә, бушлай даруларны ничек алырга, хезмәт хакын түләүләренә ничек ирешергә. Порталда шулай ук ТР Дәүләт юридик бюросына язылырга мөмкин.

ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин хәбәр иткәнчә, Татарстанда бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасы уңышлы эшләсен өчен кирәкле барлык чаралар да кабул ителгән. Дәүләт Советының әлеге хезмәткә карата бер шикаять тә алмавы шул хакта сөйли. «Шуңа да карамастан, әлеге юнәлешкә игътибар кимемәскә тиеш, чөнки алдагы елларда бушлай юридик ярдәмгә ихтыяҗ тагын да артырга мөмкин», - диде Яһудин.

Утырышка йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда юридик ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттырырга кушты. Халык белән эшләү буенча яңа мөмкинлекләр табарга кирәк. Монда, мисал өчен, башка төбәкләрдәге коллегаларның тәҗрибәсен өйрәнү дә ярдәм итә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100