Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан журналистларын Республика матбугат көне белән котлады
Татарстан Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика медиаберләшмәсе вәкилләрен Татарстан матбугаты көне белән котлады.
«Бу бәйрәм көнендә газета–журнал редакцияләре хезмәткәрләренә, полиграфистларга, ветераннарга һәм яшь каләм ияләренә, Татарстан медиаберләшмәсе вәкилләренә мөһим һәм җәмгыять тарафыннан кирәкле хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә», - дип язды Мөхәммәтшин үзенең Макстагы каналында.
Ул ассызыклаганча, республика халкы журналистларга ышана һәм аларның фикеренә колак сала.
«Сезгә ышаналар, сезгә колак салалар. Ышанам, киләчәктә дә шулай булыр!» – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук медиасфера вәкилләренә яңа иҗади проектлар, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз