news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыкларының мәдәни традицияләрен сакларга чакырды

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыкларының мәдәни традицияләрен сакларга чакырды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Мәскәүдә Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы утырышы узды. Төп игътибар Россия халыкларының этномәдәни һәм тел төрлелеген саклау мәсьәләләренә бирелде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуны Федерация Советы рәисе урынбасары, совет рәисе Константин Косачев уздырды. Фикер алышуда парламентарийлар, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук экспертлар һәм галимнәр катнашты. Моннан тыш, утырыш эшенә Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов кушылды.

Видеоэлемтә режимында утырышта Дәүләт Советы Рәисе, Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы рәисе урынбасары, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Константин Косачев Россия дәүләтенең уникальлегенә игътибар итте. Биредә халыкларның һәм этносларның үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклау хокукы Конституция дәрәҗәсендә беркетелгән, диде ул. Косачев искәрткәнчә, илнең төп законы «Без, Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы» дигән сүзләр белән башлана. Зур этномәдәни төрлелек шартларында Россиянең тарихи тотрыклылыгы һәм көче бердәмлеккә нигезләнә, дип билгеләде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин чыгышында Татарстанның милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, мәдәниятне үстерү һәм туган телләргә ярдәм итү тәҗрибәсе турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, бу мәсьәләләр республика өчен генә түгел, Россиянең күп кенә төбәкләре өчен дә актуаль.

«Безнең республикада 175 милләт вәкиле, төрле дин кешеләре яши. Алар барысы да үз телендә сөйләшергә, үз халкының мәдәни-әхлакый кыйммәтләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен киләчәк буыннарга тапшырырга тели», - дип билгеләде Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, төбәктә әлеге бурычны гәмәлгә ашыра ала торган нәтиҗәле кораллар системасы булдырылган.

Мөхәммәтшин туган телләр, гореф-гадәтләр һәм традицияләргә карата кызыксынуны саклауда гражданлык җәмгыятенең әһәмиятле ролен аерым билгеләп үтте. Киң җәмәгатьчелекнең бәйрәмнәрдә, форумнарда, концертларда һәм фестивальләрдә катнашуы кешеләрнең тарихи тамырлары белән кызыксынуын раслый, дип сөйләде ул.

Ул шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясе, районнарда эшләүче Дуслык йортлары, шулай ук балаларга туган телләрне өйрәтүче Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эше турында хәбәр итте. Аның фикеренчә, милләтара татулыкның тотрыклылыгы бары тик барлык халыкларның мәдәни традицияләрен хөрмәт иткән очракта гына мөмкин.

«Күпмилләтле илебезнең һәр кешесе, һәр гражданины рус телен дә, үзенең туган телен дә яхшы белергә тиеш. Без барлык татарстанлылар тыныч һәм тату яшәсен һәм иҗади режимда эшләсен өчен күп төрле чаралар үткәрәбез», – дип өстәде Фәрит Мөхәммәтшин.

Чыгышын йомгаклап, ул утырышта катнашучыларны 5 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгында узачак Мәскәү Сабан туена чакырды. Бәйрәм татар халкының мәдәнияте һәм борынгы традицияләре белән якыннан танышырга мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады Мөхәммәтшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot