Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлады
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан татарстанлыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм! Моннан бер гасыр элек эшчеләрнең үз хокуклары өчен көрәш чорында туган 1 Май бәйрәме бүгенге тарихта яңа мәгънә алды. Әмма аның асылы үзгәрми – ул һаман да Тынычлык, Хезмәт һәм Татулык бәйрәме булып кала.
Бүген безнең күпмилләтле Ватаныбыз махсус хәрби операция, катлаулы геосәяси һәм тышкы икътисади мөнәсәбәтләр шартларында яши. Безнең алда авыр һәм җаваплы бурыч тора: алдагы буыннарның тәҗрибәсенә таянып, илне саклау, икътисадны үстерү һәм ныгыту, халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, эшләү, үз-үзеңне үстерү һәм ял итү өчен уңайлы шартлар тудыру. Зур җаваплылык тоеп һәм бердәм булып, сынауларны намус белән җиңә барып, без барыбыз бергә бу бурычларны уңышлы хәл итәбез.
Нефтьчеләр, энергетиклар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, галимнәр, иҗади һөнәр вәкилләре, спорт осталарының казанышлары белән горурланабыз. Татарстанның медицина җәмәгатьчелегенә һәм педагогик җәмәгатьчелеккә, хокук саклау органнары, коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә – үзен тулысынча эшкә багышлап, уртак эшкә үз өлешен кертеп хезмәт куйган һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Нәкъ менә предприятиеләр һәм учреждениеләрнең меңнәрчә коллективларының, кече һәм урта бизнесның, иҗтимагый оешмалар һәм һөнәр берлекләре оешмаларының нәтиҗәле хезмәте ярдәмендә безнең республика Россия Федерациясенең иң нык үсеш алган терәк төбәкләренең берсенә әверелде. Ышанам ки, татарстанлыларның асыл сыйфатлары булган эш сөючәнлек һәм бер-береңә ярдәм итү, күршеләрнең традицияләренә һәм мәдәниятенә хөрмәт белән карау, Ватанны ихлас ярату һәм ватанпәрвәрлек безгә һәм киләсе буыннарга якты, ышанычлы киләчәкне тәэмин итәчәк.
Бәйрәм көнендә Татарстан хезмәтчәннәренә һәм ветераннарына республикабыз һәм илебез хакына намуслы хезмәт иткән өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Нык сәламәтлек, тынычлык, эшләрегездә уңышлар телим. Безнең уртак йортыбызда һәрвакыт татулык һәм бердәмлек булсын, ә яңа җиңүләр бары тик яхшы үзгәрешләр генә алып килсен. 1 Май бәйрәме котлы булсын, кадерле татарстанлылар!» – диелә ТР парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинның котлавында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз