Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын якынлашып килүче Яңа 2025нче ел белән котлады. Видео-котлау парламентарийның телеграм-каналында урнаштырылган.
Сәясәтче билгеләп үткәнчә, әлеге бәйрәмгә һәр йортта, һәр фатирда әзерләнәләр. Яңа елга шул исәптән Татарстанда һәм аның башкаласы Казанда да әзерлек бара.
Мөхәммәтшин шулай ук республикада яшәүчеләргә Яңа Елда иң изге теләкләрен юллады.
«Көндәлек бурычларыгызны хәл итүегезне, уңышлар, нык сәламәтлек, балалар куанычы телим. Бу ел безнең барыбызга да зур уңыш алып килер, дип уйлыйм», - диде Мөхәммәтшин.
Азактан ул тагын бер мәртәбә барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз