Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Россия Конституциясе көне уңаеннан котлады
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлады.
«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.
Илнең Төп законы өч дистә елдан элек кабул ителде. Узган гасырның тынгысыз 90 нчы елларында ул демократия принциплары, федератив корылыш һәм территориаль бөтенлек нигезендә яңа Россиянең төзелү юнәлешләрен ачык билгеләде. Милләтара бердәмлек һәм динара татулык, күппартиялелек һәм ирекле рәвештә ихтыяр белдерү идеяләрен беркетте, гражданнар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен үтәгәндә зур социаль гарантияләр бирде. Бөтенхалык тавыш бирүдә хупланган 2020 елгы төзәтмәләр Конституция нигезләмәләрен заман таләпләренә яраклаштырырга ярдәм итте һәм суверенитетны, иминлекне тәэмин итү мөмкинлекләрен тагын да киңәйтте. Алар дәүләт институтларын, җәмгыятьне алга таба да үстерү, россиялеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен хокукый нигезне тагын да ныгытты.
Татарстан – Россия Федерациясенең иң көчле һәм динамик үсештәге регионнарының берсе. Республика халкы актив граждан позициясе һәм фидакарь хезмәте белән Төп законның нигез кыйммәтләрен яклавын һәрвакыт дәлилләп килә. Шул ук вакытта гарантияләнгән хокуклар һәм ирекләр һәр Россия Федерациясе гражданыннан җаваплылык, катгый рәвештә законны һәм конституциячел бурычларны үтәүне таләп итә.
Ышанам ки, уртак йортыбызда тынычлык һәм дуслыкны саклап, без бергә бөтен авырлыкларны да җиңеп чыгарбыз, социаль тотрыклылыкка һәм илкүләм үсеш максатларына ирешү юлында барлык ниятләребезне дә тормышка ашырырбыз. Шушы истәлекле көндә Сезгә нык сәламәтлек, иминлек телим, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе хакына хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын!» – диелә котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз