Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан хакимияте яшьләр белән эшләүгә һәрвакыт игътибар бирде

Татарстанда яшьләр белән эшләүгә һәм аларның сайлаган һөнәрләре буенча үз урыннарын табуга мөмкинлекләр булдыруга һәрвакыт аерым игътибар бирделәр. Бу хакта «Эшче яшьләр һәм иҗтимагый инициативалар» II Республика яшьләр профсоюз активы форумында катнашучыларны сәламләп, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.
«Республика хакимияте, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан башлап, яшьләр белән эшләүгә аерым игътибар бирә. Минтимер Шәймиев заманында да шулай булды. Яшьләргә белем алуда, һөнәр алуда һәм эшкә урнашуда ярдәм итү һәрвакыт мөһим. Мөһимрәк бурыч юк», - диде парламент җитәкчесе.
«Эшче яшьләр һәм иҗтимагый инициативалар» форумы инде икенче тапкыр Яшьләр көне алдыннан уза. Аның төп темасы Яшьләр мохитен үстерү, яшь белгечләрнең инициативаларын хуплау һәм иҗтимагый көн тәртибен формалаштыруда профсоюз хәрәкәтенең роле булды.
Катнашучылар тематик секцияләрдә булды, алар арасында медиа-активлык, экологик проектлар, киберкуркынычсызлык, хокукый һәм иҗтимагый яклау турында фикер алыштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз