Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан ватандашларга ярдәм итү өчен күп эшләде
Татарстанда чит илдәге ватандашлар белән мөнәсәбәтләрне үстерү, аларга ярдәм итү һәм мөмкин булса илгә кайтару өчен күп эшләнде. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чит илдә яшәүче ватандашларның бөтендөнья конгрессының беренче эш көне нәтиҗәләре буенча шулай дип белдерде.
«Илебездә Россия Федерациясеннән читтә яшәүче ватандашларыбыз белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Ил җитәкчелеге катнашында без ватандашларыбыз белән үзара эшләү, аларга ярдәм күрсәтү, мөмкин булса туган илгә кайтаруга кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алышабыз», - диде конгресста республика делегациясен җитәкләгән Татарстан парламенты башлыгы.
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев чарада Мәскәүгә дөньяның төрле илләреннән, шул исәптән Перу, Австралия, Азәрбайҗан, Белоруссиядән килгән 11 татар делегаты катнашуын әйтте. Әлеге вакыйга «сәгатьләрне чагыштыру» мөмкинлеге дә булды, чөнки чит илдә яшәүче татарларга ярдәм күрсәтү өлкәсендәге эш төрле дәүләтләрдә бердәм системада диярлек оештырылган.
«Бөтендөнья татар конгрессы бүген һәм иртәгә Чит илдә яшәүче ватандашларның сигезенче бөтендөнья конгрессы эше кысаларында кабул ителәчәк теләкләр һәм документларны алга таба да үз эшендә исәпкә алыр дип ышанам», - диде ул.
Чит илдә яшәүче ватандашларның бөтендөнья конгрессында дөньяның 100 иленнән 400 делегат катнаша. Чара ватандашларны бергә туплау, аларның тел һәм мәдәни бердәйлеген саклау һ.б. мәсьәләләргә багышланган.
РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров чарада катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путинның сәламләү хатын укыды.
Дәүләт башлыгы мөрәҗәгатендә ватандашларга ярдәм күрсәтүне, шул исәптән гражданлык, ирекле күченү хокукын торгызу һәм алу өчен булган мөмкинлекләрне билгеләп үтте. Сүз уңаеннан, соңгы программадан инде 1,2 миллионнан артык кеше файдаланган.
Путин катнашучыларга дөньяда Россия мәдәнияте һәм рус теле позицияләрен яклаулары өчен рәхмәт белдерде.
«Дөньяда күпчелекне тәшкил иткән дәүләтләр Көнбатышның ихтыярына буйсынмый, төрле форматлар һәм өлкәләрдә илебез белән мөнәсәбәтләрне ныгыта. Россия рәислеге кысаларында Казанда узган БРИКС саммиты нәтиҗәләре дә шул хакта сөйли», - дип өстәде Сергей Лавров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз