news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Төркия белән туганлык мөнәсәбәтләрен бик кадерли

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Төркия белән туганлык мөнәсәбәтләрен бик кадерли
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Соңгы дистә еллар эчендә Татарстан һәм Төркия арасында бик яхшы күршеләр, туганлык, дуслык мөнәсәбәтләре урнашты, аларны безнең республика бик кадерли. Бу хакта Казанда Төркия Республикасының 100 еллыгына багышланган тантаналы кабул итү вакытында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе яза.

«Без соңгы дистә елларда Татарстан белән Төркия арасында бик тыгыз күршелек, туганлык, дуслык мөнәсәбәтләре урнашуын бик кадерлибез. Мин, республикабыз Халыклары ассамблеясе рәисе буларак, Татарстанда төрек җәмәгатьчелегенең шактый киң булуын: анда предприятие хезмәткәрләре дә, студентлар да булуын искәртәм. Республикалар арасында товар әйләнеше арта. Ул инде миллионнарча доллар исәпләнә. Монда нефтьчеләр дә, зур сәнәгать җитештерүләре дә, авыл хуҗалыгы продукциясен китерү һәм башкалар бар. Без хезмәттәшлекне үстерергә ниятлибез», - диде Мөхәммәтшин.

Республика Парламенты башлыгы Төркия һәм Татарстан муниципалитетлары арасында хезмәттәшлек турында 19 килешү төзелүен әйтте. Шул ук вакытта ул көньяк республиканың туристлык юнәлеше буларак әһәмияте турында да белдерде.

«Төркиядә ял итмәгән, аның матур климаты, диңгезе һәм төрек халкының кунакчыллыгы белән таныш булмаган татарстанлылар бик аз калгандыр, дип уйлыйм», – дип өстәде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Кабул итүдә Төркиянең икътисадның төрле тармакларындагы заманча казанышлары күргәзмәсе тәкъдим ителде, шулай ук милли җырлар башкарылды.

Республиканың Казандагы яңа Генераль консулы Угур Йылмаз котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул хәбәр иткәнчә, аның иле тәкъдим иткән кыйммәтләр алгарышны, үсешне, тынычлыкны, чәчәк атуны, толерантлыкны һәм гаделлекне символлаштыра.

«100 ел эчендә Төркия төрле өлкәләрдә, шул исәптән инфраструктура, мәгариф, сәламәтлек саклау, гаделлек һәм технологияләрдә зур уңышларга иреште, шулай ук икътисади яктан үсеш алган илләр рәтенә керде. Бу казанышлар зур сынауларны узып кыенлыкларны җиңү нәтиҗәсе булды», - дип белдерде генераль консул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100