Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Россия – Беларусь элемтәсен үстерүгә үз өлешен кертә
Татарстан Россия – Беларусь элемтәләренең төбәк аспектын үстерү буенча зур системалы эшкә үз өлешен кертә. Бүген Беларусь Республикасының Гродно шәһәрендә узган Беларусь һәм Россия регионнарының тугызынчы форумында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шул турыда белдерде. Бу Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«2004 елда Беларусь һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде, һәм узган еллар эчендә әлеге шартларда Татарстан һәм Беларусь предприятиеләре продукциясен үзебезнең базарларга кертеп, товар әйләнешен арттыруга ирештек», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Аның сүзләренчә, соңгы ун ел дәвамында Беларусь безнең республиканың төп тышкы сәүдә партнерлары «бишлегенә» керә. Узган ел Татарстан белән Беларусь арасында товар әйләнеше 850 млн. доллар тәшкил иткән.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан җитештерүчеләренең Беларусьта чыгарылган авыл хуҗалыгы техникасын яхшы бәяләүләрен һәм аларны предприятиеләрдә бик теләп куллануларын искәртте. Әйтик, бүгенге көндә республика агросәнәгать комплексы технопаркының шактый өлешен Беларусь авыл хуҗалыгы машиналары тәшкил итә: тракторлар һәм азык җыю комбайннары – 60 проценттан артык, ашлык җыю комбайннары – 40 процент. «Ел саен Татарстанда үткәрелә торган кыр көннәре Беларусь делегациясеннән башка үтми, – диде парламент башлыгы, – безнең коллегалар күргәзмә продукциясенең зур ассортименты белән киләләр, һәм ул ел саен яңартыла».
Хәзерге вакытта Алабугада ун ел элек нигез салынган «МТЗ-Татарстан» Минск трактор заводы предприятиесе базасында белорус машина төзелеше предприятиеләренең бердәм сервис-сату үзәге оештырыла, анда «МТЗ», «МАЗ», «Белавтомаз», «Гомсельмаш», «Бобруйскагромаш» һәм «Амкодор-агро» продукцияләре тәкъдим ителәчәк. Биредә шулай ук запас частьләрнең үзәк склады булачак һәм «Беларус» тракторларын җыю производствосын үстерү каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз