news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Рәисен һәм муниципаль депутатларны сайлауда тавыш бирде

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Рәисен һәм муниципаль депутатларны сайлауда тавыш бирде
Фото: «Татар-информ», Надежда Гордеева

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Рәисен һәм муниципаль депутатларны сайлауда тавыш бирде. Казанның Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116нчы лицейда урнашкан сайлау участогына парламент спикеры тормыш иптәше белән килде.

«Кәеф яхшы, бүген көн матур, кояшлы. Республика Рәисен сайлау буенча да, муниципаль депутатларны сайлау буенча да агитация кампаниясе бик актив узды», - диде журналистларга Мөхәммәтшин тавыш бирүдән соң.

Ул сайлауларга килүчеләр саны турында белешүен дә әйтеп узды.

«Халыкның өчтән бер өлешеннән аз гына кимрәк өлеше сайлау участокларына иртән килгән һәм тавыш биргән. Республикада бу традициягә әйләнде – сайлауларда тавыш бирү. Безнең өчен сайлаулар - бәйрәм кебек: сайлау участогына килү, лаеклы, ышанычлы кеше өчен тавыш бирү, очрашу, аралашу. Бу Татарстанның яхшы традициясе, шулай булгач, уңышлы башлау белән!» - дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot