news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан өчен Халыклар бердәмлеге көне аеруча әһәмияткә ия

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан өчен Халыклар бердәмлеге көне аеруча әһәмияткә ия

Россиянең иң күпмилләтле, мең еллар дәвамында 175 милләт вәкиле тынычлыкта һәм дуслыкта яшәгән төбәге буларак, Татарстан өчен Халыклар бердәмлеге көне аерым әһәмияткә ия. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин котлавында әйтелә.

«Россиянең көче – аның бердәмлегендә. Ватаныбызга нинди генә сынаулар килмәсен, нәкъ менә Россия халкының бердәмлеге, Ватанга чиксез мәхәббәте һәм чын ватанпәрвәрлек һәрвакыт тарихның кырыс таләпләре алдында нык булырга ярдәм итте», – дип язган Фәрит Мөхәммәтшин Телеграм-каналында.

Халыклар бердәмлеге һәрвакытта да Россиянең милли идеясе булды һәм булачак, ул республикабызның һәм зур илебезнең уңыш һәм казанышлар нигезе булып тора, диде ул.

«Россиядә яшәүче халыклар бердәмлеге чорлар һәм тарихи вакыйгалар белән сыналды. Туганлык һәм дуслык хисе буыннан-буынга тапшырыла. Без бары тик бергә булганда гына үз йортыбызны, Ватаныбызны саклап, илебезнең иминлеген тәэмин итеп, аның киләчәген якты һәм матур итә алабыз. Бердәм булыйк, хөрмәтле ватандашлар!» – дип язган Дәүләт Советы Рәисе.

Фото: «Татар-информ», Фәрит Мөхәммәтшин телеграм-каналы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100