Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан бюджетында күп чыгымнар социаль өлкәгә каралган
Татарстан бюджетында өч елга күп чыгымнар социаль өлкәгә каралган. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның 16нчы утырышында 2026 елга һәм 2027, 2028 елларның план чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проектын кабул иткәннән соң журналистларга белдерде.
«Бюджет кабул ителде, һәм без бу финанс документы буенча яшәячәкбез. ТР бюджеты киләсе өч елга социаль юнәлешле. Бу махсус хәрби операциядә катнашучыларга, күп балалы гаиләләргә, ветераннарга ярдәм итүгә, медицина ярдәме күрсәтүгә кагыла. Кайбер категория гражданнар өчен даруларның бәясен киметү турында фикер алыштык, әмма әлегә төгәл карар юк. Хәзергә исәп-хисаплар юк. Уйлыйм ки, чишелеше табылыр», – диде парламент спикеры.
Мөхәммәтшин бюджет проектының дефицит белән кабул ителүен билгеләп үтте. «Әйе, дефицит шактый зур, әмма без аны сизелерлек киметү яки тулысынча бетерү өчен хәзер дәүләт программалары буенча федераль үзәк белән актив эш алып барачакбыз», – дип ассызыклады ул.
Дәүләт Советы Рәисе, киләсе өч елга бюджетта күп балалы гаиләләргә җир участогы урынына түләүләр бирү өчен акча салынганын әйтте.
«Республика Хөкүмәте бу максатларга һәр финанс елына – 500әр миллион сум акча тапты. Без бу мәсьәләне парламентта тикшердек, һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ел саен бюджетта бу максатларга өстәмә акча карауны хуплады. Бу җир участогын көтәргә теләмәгән яки көтә алмаган кешеләр матди компенсация ала алсын өчен кирәк», – дип ачыклык кертте ул.
Мөхәммәтшин, быелгы бюджетның федераль үзәк ярдәме белән берничә социаль мәсьәләне хәл итәргә һәм республиканың уңышлы үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирүен өстәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз