news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан БРИКС чараларын үткәрүгә уңышлы әзерләнер дип ышанам

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан БРИКС чараларын үткәрүгә уңышлы әзерләнер дип ышанам
Фото: «Татар-информ»

Кичә, 16 апрельдә, «Бердәм Россия» партиясе Генераль советының халыкара хезмәттәшлек һәм чит илдәге ватандашларга ярдәм күрсәтү комиссиясе утырышы узды. Очрашуда геосәяси чынбарлык контекстында РФ Президентын сайлау нәтиҗәләре, шулай ук Россиянең БРИКСта рәислек итүенә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Утырышта Дәүләт Советы Рәисе, халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча Россия Закон чыгару советы комиссиясе рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, партиянең Генераль советы комиссиясе әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Искәртеп узабыз, Россия БРИКСта 2024 елның 1 гыйнварыннан рәислек итә. Элегрәк РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров сәясәт һәм иминлек, икътисад, финанслар һәм мәдәни-гуманитар элемтәләрне аның төп юнәлешләре дип билгеләгән иде. Тышкы эшләр министры сүзләренчә, берләшмәдәге яңа катнашучыларның стратегик партнерлыкка гармонияле интеграциясе дә төп аспектлардан санала.

Октябрь аенда Казанда узачак саммит Россиянең БРИКСта рәислек итүендә төп вакыйга булыр дип көтелә. Аның барышында БРИКС+и БРИКС Outreach форматында диалогны тирәнәйтү ниятләнә. Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанга аерым игътибар юнәлттеләр, чөнки Казан БРИКС төркемендәге мөһим вакыйгаларны үткәрү урынына әйләнә. Хәзерге вакытта республика күпмилләтле Россиядә зур халыкара хезмәттәшлекнең бер өлешенә әверелде, дип искәртте ул.

«Июнь аенда без БРИКС илләре спорт уеннарын кабул итәргә әзерләнәбез. Бездә мондый тәҗрибә бар инде, күптән түгел Казанда бик оешкан төстә Киләчәк уеннары узды, Россия Президенты Владимир Путин һәм чит илләрнең җитәкчеләре аңа югары бәя бирде», - дип искәртте Мөхәммәтшин.

Ул шулай ук Татарстанның республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә һәм «Бердәм Россия», РФ Тышкы эшләр министрлыгы, федераль Хөкүмәт белән бергә инде бу эшкә кушылуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100