news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин татар телен өйрәнү серләре белән уртаклашты

«Тормыш мине өйрәнергә мәҗбүр итте», - диде парламент рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин татар телен өйрәнү серләре белән уртаклашты
Салават Камалетдинов

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 45 яшенә кадәр татарча белмәве һәм телне ничек өйрәнүе турында сөйләде.

«45 яшькә кадәр «исәнмесез, сау булыгыз» дигәнне генә белә идем. Фәүзия Бәйрәмова берсендә утырышны ике дәүләт телендә алып баруны тавышка куюны сорады. «Хәзер тавыш бирсәләр, сәяси бәхәскә, сөйләшүгә кереп китәсе булса, ничек сөйләшермен, сүз запасы юк бит дип борчылдым. Шунда үземә әти-әнинең туган телен өйрәнергә сүз бирдем», - диде ул 75 яшьлегенә багышланган «Виражи судьбы» китабы презентациясендә.

Ул Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин китапларын көзге каршында кычкырып укыганын искә алды. «Аңламаган сүзләрне Туфан Миңнуллиннан килеп сорый идем. Стенаны «стена» дип кенә белә идем – ә ул «дивар» ди. Тормыш мире өйрәнергә мәҗбүр итте», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент рәисе чарада гомер буе үзенең һәм тормыш иптәше Луиза ханымның әти-әнисенә рәхмәтле булуын әйтте. Шулай ук, тормыш иптәшенә сабыр булуы өчен рәхмәтен җиткерде. Юбилейга әзерләнгән фильмда ул: «Хатыныма рәхмәтлемен. Ул кайгыртмаса, мин җитәкче була алмас идем», - дип әйтә.

«Мин үземне бәхетле дип саныйм», - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100