news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин татар эшмәкәрләренә үзенә татарча өйрәнергә кем ярдәм иткәнен әйтте

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында үзенә татарча өйрәнергә кем ярдәм иткәнен искә төшерде.

«Мин 45 яшемә кадәр «исәнмесез, сау булыгыз»дан башка бер сүз белми идем. Рус авылында яшәп, татарча бер сәгать укымадым...» - дип әйтте.

«Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, башка депутатлар утыра. «Бүген Югары совет утырышын ата-ана телендә алып барырга тавышка куябыз», диләр. Бетте баш, сүз запасым юк, сәясәткә кереп китә алмыйм, фикеремне дәлилләп чыга алмыйм, дип курыктым. Шулай курка-курка коллегалар ярдәме белән мин дә телне өйрәнергә тырыштым.

Бүген аңлыйм, сөйләшәм, җавап бирә алам», - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул кичә телевизор караганда да, Яшел Үзәннең рус миләтле башлыгы Михаил Афанасьевның татар телендә сөйләшә башлаганын ишеткәнен әйтте.

«Татар телен - туган телебезне, республикада ике дәүләт теленең берсе буларак, руслар да аңлый башлый. Татарлар да рус телен белә», - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100