news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин татар эшмәкәрләрен Татарстан бизнесы белән элемтәләрне ныгытырга өндәде

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар эшмәкәрләрен Татарстан бизнесы белән элемтәләрне тагын да ныгытырга өндәде. Бу хакта ул «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында сөйләде.

«Бүген федераль Хөкүмәт ярдәмендә, гамәлдәге илкүләм проектлар, дәүләт программалары ярдәме белән Татарстан республикага федераль акчалар җәлеп итүдә актив катнаша. Сез дә бу программаларда актив катнаша аласыз. Татарстан бизнесы белән тагын да элемтәләрне ныгыту мөмкинлекләрен табыгыз. Сәүдә-сәнәгать палатасы, Эшмәкәрләр, товар җитештерүчеләр берлеге, иҗтимагый оешмалар бу бурычны хәл итүгә әзер», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, хәзер булган темпларны киметмәү бурычы тора. «Оялмагыз, үзегез өчен сорамыйсыз, дәүләт бурычын күздә тотып сорыйсыз, үҗәтлегегезне күрсәтегез, чөнки сез үз җирлегегездәге татар диаспорасын берләштерү бурычын да куярга тиеш. Татар дөньясын саклап калу бурычы өчен чараларын күрерсез дип уйлыйм», - дип мөрәҗәгать итте ул татар эшмәкәрләренә.

«Без татар халкының телен, мәдәниятен, изге традицияләрне сакларга тырышабыз. Россиядә руслардан соң - икенче, Татарстанда ул беренче милләт. Безнең өчен барлык милләтләрнең үзара татулыкта яшәве мөһим. Фундаменталь кыйммәт бу», - дип ассызыклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100