news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин «Татар барда хәтәр бар» әйтеменә үз аңлатмасын бирде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында катнашты. Татарларның бердәмлеге турында сөйләгәндә, ул «Татар барда хәтәр бар» әйтеменә үз аңлатмасын бирде.

«Кайда гына булсак та, татарлар укмашып, бердәм булып яши. «Татар барда хәтәр бар» диләр. Ник алай диләр икән? Җавап таба алмадым, ләкин ул хәтәрлек, мөгаен, татарның үз үзенчәлеген, тырышлыгын, бердәмлеген саклап калуындадыр», - дип әйтте Фәрит Мөхәммәтшин чыгышында.

Форумда Россиянең 48 регионыннан һәм 13 чит илдән 300 дән артык татар эшмәкәре катнаша. «Татар диаспоралары, бизнес белән элемтәләрне тагын да ныгыту бурычы тора. Тырыш егетләребез белән бердәм булу кирәк. Заманалар җиңел түгел, авыр чакта да бердәм булып эшләргә исәплибез», - дип мөрәҗәгать итте Дәүләт Советы Рәисе.

«Базардан эшмәкәрләр китә, инвестицияләр кыскара, алар киткән урынга сезне чакырабыз. Килегез, ышаныгыз, элемтәгә керегез, яңа бизнесменнар белән танышыгыз», - дип хезмәттәшлеккә чакырды Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул Татарстанга көнбатыш санкцияләре шактый тәэсир иткәнен билгеләп узды. Күп милләтле республикага басым аеруча зур булганын искәртте. «Күп конфессияле 173 милләт яши. Бу шартларда тынычлыкны, һәр милләтне саклап калу актуаль бурыч. Һәр милләт дус, тату гаиләдә яшибез дип сөйләрлек булсын. Милли кием, милли кухняны саклауга җитди игътибар юнәлтәбез», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100