news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин «Тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәсе фестивале җиңүчеләрен бүләкләде

Фәрит Мөхәммәтшин «Тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәсе фестивале җиңүчеләрен бүләкләде
https://gossov.tatarstan.ru/

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Тарихта без эзлебез" республика шәҗәрә фестивале финалчылары бүләкләнде. Фестивальдә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне Татарстан җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Бу турыда Татарстан Парламенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фестивальнең йомгаклау өлеше башланыр алдыннан Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова, Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль районнар җитәкчеләре, министрлыклар, ведомстволар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән берлектә, театр фойесында оештырылган фестиваль финалчылары стендлары белән танышты.  

Үзләренең нәсел шәҗәрәләрен бүген сәхнәдә алты гаилә тәкъдим итте. Аларның презентацияләре арасында танылган җырчылар Салават Фәтхетдинов, Эльмира Кәлимуллина һәм Сәидә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясады.

 Фестивальгә йомгак ясап, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гаилә, гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләренең җәмгыять үсешендә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. "Фестиваль шәҗәрә традицияләрен саклауга, гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгытуга, нәсел тамырларына һәм туган як тарихына кызыксыну уятуга юнәлтелгән, - дип ассызыклады ул. - Бу фестиваль безнең өчен бик мөһим. Фестивальнең популярлыгы елдан-ел арта баруы сөендерә. Дүрт ел эшләү дәверендә анда республиканың 43 районыннан 162 гаилә катнашты. Ә быел конкурста Татарстанның 36 районыннан һәм шәһәр округларыннан 36 гаилә катнашты. Бу нәселләрнең туган як елъязмасында үз эзләрен калдырган вәкилләре ихтирамга һәм хөрмәткә лаек".

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, Россия халыкларының мәдәни мирасы елында фестиваль аеруча актуаль яңгырый. "Глобаль дөньядагы кыйммәтләр системасы шартларында милли һәм рухи асылыбызны саклап калу бик җиңел түгел, - диде ул. - Россия Конституциясендә нәкъ менә традицион гаилә институты аерым яклау тапты. Комплекслы дәүләт гаилә сәясәте кысаларында ел саен дистәләгән мөһим социаль программалар тормышка ашырыла. Яшь, күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм итү - Татарстан хакимияте органнары эшендә дә өстенлекле юнәлеш булып тора".

Фәрит Мөхәммәтшин, шәҗәрәнең әһәмиятен билгеләп, фестивальне буыннар бәйләнешен дәвам итү күрсәткече дип атады. "Республика һәм тулаем ил язмышы безнең яшьләребезнең ышанычлы кулларына тапшырылачак, - дип билгеләп үтте ул. - Бүген без яңадан катлаулы чор кичерсәк тә, бердәмлекне саклап, сабырлык һәм шәфкать күрсәтеп, мохтаҗларга ярдәм итеп, теләсә нинди кыенлыкларны бергәләп хәл итәрбез, дип ышанам. Әлеге искиткеч фестивальне оештыручыларга, жюри әгъзаларына рәхмәт белдерәм һәм тагын бер кат финалчыларыбызны котлыйм. Исегездә тотыгыз, ныклы тату гаилә - тормышта төп таяныч һәм бәхет нигезе!" 

Аннары Дәүләт Советы Рәисе җиңүчеләргә "Тарихта без эзлебез" нәсел шәҗәрәсе фестивале дипломнарын һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

Саба районыннан Ахунҗановлар гаиләсе, Буа районыннан Латыйповлар-Нәгыймуллиннар гаиләсе һәм Бөгелмә районыннан Малыхин-Ковальчуклар гаиләсе җиңүче дип табылдылар.

Фестиваль финалчылары арасында Казаннан Дыкиннар гаиләсе, Яңа Чишмә районыннан Газыймовлар гаиләсе һәм Алабуга районыннан Сәркаровлар-Эмирбәковлар гаиләсе дә бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100