Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Тәрбия эшендә безгә гаджетлар һәм интернет каршы тора
Яшьләрне теләсә кайсы җәмгыятьтә һәм дәүләттә тәрбияләү, фундаменталь кыйммәтләрне саклау - бу перспектива мәсьәләләре. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин VI чакырылыш республика парламентының 44 нче утырышында шул хакта әйтте.
«Мәдәният, мәгариф, гаилә кыйммәтләре һәм башка барлык мәсьәләләр иртәгә кемне тәрбияләүгә йогынты ясый. Безгә бу тәрбия эшендә кайвакыт гаджетлар һәм интернет каршы тора, дустанә булмаган илләр яшьләргә тискәре йогынты ясарга тырыша», - дип уртаклашты вазгыятькә карашы белән Дәүләт Советы Рәисе.
Аның сүзләренчә, бүген Россия алдында торган чакыруларга җавап итеп күп эш башкарыла. Бу үсеп килүче буын тиешле тәрбия алсын, тарихын белсен һәм киләчәккә өмет белән карасын өчен эшләнелә. «Татарстан җитәкчелеге бу елларда яшь буынга җитди игътибар бирде», - диде Мөхәммәтшин.
Республикада яшьләр төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнсен, физкультура һәм спорт дәресләренә йөрсен, үзешчән сәнгатьтә катнашсын өчен шартлар тудырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз