news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Светлана Захаровага Татарстанның балалар омбудсмены таныклыгын тапшырды

Фәрит Мөхәммәтшин Светлана Захаровага Татарстанның балалар омбудсмены таныклыгын тапшырды
Фото: ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Светлана Захаровага Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил таныклыгын тапшырды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, 25 сентябрьдә Дәүләт Советы утырышында аның кандидатурасы депутатлар тарафыннан бертавыштан диярлек хупланды, һәм шул ук көнне Светлана Захарова, ант биреп, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына кереште.

Фәрит Мөхәммәтшин Светлана Захаровага эшендә уңышлар теләде.

Яңа вазыйфага билгеләнгәнче Светлана Захарова дүрт тапкыр Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана (дүртенче, бишенче, алтынчы һәм җиденче чакырылышлар), Социаль сәясәт комитетын җитәкли.

news_right_1
news_right_2
news_bot