Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин сукбай этләр белән бәйле вазгыятькә ачыклык кертте
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент хуҗасыз хайваннарга карата кабул иткән закон проектлары турында сөйләде. Ул бу темага ел нәтиҗәләре буенча йомгаклау матбугат конференциясендә сорауларга җавап биргәндә тукталды.
«Без этләрне үтерү бурычын куймыйбыз. Ләкин балага сукбай этләр көтүе һөҗүм иткән икән, бу проблеманы хәл итү юлларын эзләргә кирәк. Бу – мөһим мәсьәлә. Проблеманы илнең башка субъектларында да хәл итәләр. Дәүләт Думасы депутатлары бу юнәлештә эшли. Татарстанда да законнар кабул ителде», – дип белдерде парламент рәисе журналистлар белән аралашканда.
Фото: © «Татар-информ» архивы
Хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт булырга тиеш, әмма кешеләрнең агрессив этләрдән интегүенә юл куярга ярамый, дип искәртте ул
- Татарстан Дәүләт Советының быелгы соңгы утырышында депутатлар хуҗасыз хайваннар белән эш итү өлкәсен җайга салуга бәйле ике закон проектын кабул итте. Аларның берсе гадәттән тыш хәл режимын кертүне күздә тота һәм сукбай хайваннарны йоклатуны рөхсәт итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз