news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Стратегия-2030 документын үзгәртер вакыт җитте

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның социаль-икътисади үсеше буенча Стратегия-2030 документы буенча фикерен әйтте.

"Бүген документның аерым нигезләмәләрен тәгаенләр, барлык халыкларның рухи-мәдәни мирасын исәпкә алып, аның нигезендә Татарстанның фәнни-техологик үсеш стратегиясен эшләр вакыт җиткән дип уйлыйм", - диде ул Казан халыкара Евразия интеграциясе конгрессы-2022 пленар утырышында.

"Цивилизацияләр багланышлары культурасы, башка телле күршенең үзенчәлеген аңлау, стратегиягә, күп милләтле Татарстанга хас булганча, чын гуманистик кыйммәтләр бирә алыр иде. Дәүләт Советы депутатлары шушы документ эшләнешен контрольгә алып, киңкүләм дебатлар уздыра алыр иде, шул исәптән сайлаучылар белән очрашулар барышында да", - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100