news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Спорт күпмилләтле халкыбызның якынаюына ярдәм итә

Спорт - ул патриотизм рухын көчәйтә торган иң бөек көч, спортчыларны шәхси титул, республика, үз иле өчен дә көрәшергә этәрә. Бу хакта «Ел спортчысы-2024» премиясен тапшыру тантанасында республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

Ул Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетына җыелучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте һәм парламенты исеменнән котлады һәм елның иң яхшы спортчыларына хөрмәт белдерә торган тантананың күркәм традициягә әверелүен билгеләп үтте.

«Республиканың уңышларына, аның җиңүләренә сөенүебез турында горурланып сөйлибез, чөнки Татарстанның казанышларында, эшчәнлек өлкәсенә һәм без очраган кыенлыкларга карамастан, һәр кешенең казанышы бар. Спортта без дә алдынгылар, алай гына да түгел, спорт күп милләтле халкыбызны якынайтырга ярдәм итә», — диде Татарстан парламенты җитәкчесе.

Ул искәрткәнчә, бюджетта ел саен яңа спорт объектларын торгызуга, гамәлдәгеләрен яңартуга чыгымнар карала. Республикада спортның 142 төре буенча 140 спорт федерациясе ачылган, 165 спорт мәктәбе һәм 3 меңнән артык тренер эшли. Даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр 64 проценттан артып китә.

Мөхәммәтшин Татарстан Спорт министрлыгына, район башлыкларына урыннарда спортны үстерүгә зур игътибар биргән өчен рәхмәт белдерде. Профильле министрлыклар һәм ведомстволарның ярдәме, чикләү чараларына карамастан, югары дәрәҗәдә 50 зур спорт чарасы оештырырга мөмкинлек бирде, шул исәптән 10сы федераль дәрәҗәдә – «Киләчәк уеннары», БРИКС уеннары, «Милләтләр кубогы» һәм башкалар.

Шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Ак Барс» волейбол командалары спортчыларына, тренерларына һәм җанатарларына ирешкән уңышлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Алар бу сезонда федераль дәрәҗәдәге барлык бүләкләрне алды.

Аннары спортчыларны бүләкләү тантанасы булды. Анда Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова, Рәсим Баксиков һәм Данис Зарипов катнашты.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, «Буыннар дәвамчанлыгы» номинантларына бүләкләр тапшырганда, Татарстанның зур гаилә, шул исәптән спорт гаиләсе булуын әйтте. «Теләсә нинди спорт гаиләдә туа, шуңа күрә бүген сәхнәдә спорт династияләрен һәм, әлбәттә инде,беренче рәттә спорт ветераннарын күрү күңелле», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100