Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин «Созвездие – Йолдызлык» концертында: Без киләчәгебез өчен тыныч
Россия көнендә Казан Кирмәнендә урнашкан Кол Шәриф мәчете янында «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең финалистлары катнашуында концерт узды. Бәйрәмдә Республиканың төрле районнарыннан килгән сәләтле балалар, яшьләр тарафыннан Бөек Җиңү һәм илгә карата мәхәббәт тематикасына бәйле 40 чыгыш тәкъдим ителде.
Фото: © «Татар – информ», Михаил Захаров
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады.
«Бүген без зур бәйрәм – Россия көнен бигеләп үтәбез. Татарстанда ата-аналар да, балалар да бик талантлы булуына куанып бетә алмыйм. Мин барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, безнең республикада бер зур гаилә буларак яшәгән 175 милләт вәкиленә рәхмәтләремне әйтәм. Форстаннан файдаланып, шушы сәләтле балаларга да рәхмәт әйтәсем килә, чөнки алар укудан тыш әле җырлыйлар да, бииләр дә, шигырьләр дә сөйлиләр, шуңа күрә әти-әниләре дә алар өчен тыныч, ә без исә үзебезнең киләчәгебез өчен тыныч», – диде ул.
Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Шулай ук кунакларны бәйрәм белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та котлады.
«Бүгенге бәйрәм безнең илебез һәм Республикабыз өчен бик мөһим. Яшьләр бу бәйрәмне традицион рәвештә Казан Кирмәне диварлары эчендә бәйрәм итәләр. Бу – барлык гореф – гадәтләр, милли мирас саклана һәм хөрмәт ителә торган урын. Бүгенге яшьләрнең иҗади чыгышлары Республикабыз халкы һәм кунаклар өчен бүләк булачак», – диде ул.
Фото: © «Татар – информ», Михаил Захаров
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз