news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин «Ситса туй» спектакле турында: Гаилә - байлык, җәмгыятьнең нигезе

Фәрит Мөхәммәтшин «Ситса туй» спектакле турында: Гаилә - байлык, җәмгыятьнең нигезе
Владимир Васильев, архив

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Галиәсгар Камал театрында куелган «Ситса туй» премьерасын караган. Спектакльдән соң ул гаиләнең һәр кеше өчен байлык булуын әйткән. Бу хакта Галиәсгар Камал театрының социаль челтәрендә хәбәр итәләр.

«Гаилә – безнең байлык бит ул. Гаилә – җәмгыятьнең нигезе. Анда бик җаваплы булырга кирәк. Нигә дигәндә, сиңа ышанып, син ышанып, гаилә корып, балалар, оныклар тудырып, үстереп, тәрбия бирү – ул тормыш. Бүгенге спектакльдә тормышка карашны күрсәтәләр», – дигән Дәүләт Советы рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин спектакльне куючыларга рәхмәтен дә белдергән.

«Беренчедән, бу пьесаны язган, сәхнәләштергән кешеләргә бик зур рәхмәт. Шуның хәтле кешене җыеп, бик мөһим мәсьәләләрне артистлар сүзләре белән халыкка җиткерәләр. Бик кызыгып тыңлап, карап утырдым», – дигән ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100