news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Севастополь Контроль-хисап палатасы рәисе белән очрашты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Севастополь шәһәренең Контроль-хисап палатасы рәисе Юлия Кокарева белән эшлекле очрашу уздырды. Очрашу Севастополь делегациясенең Казанга сәфәре кысаларында республика парламентында узды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәрнең төп максаты - Татарстанның сәламәтлек саклау объектларын файдалануга тапшыру һәм аларның нәтиҗәлелеген арттыру тәҗрибәсен өйрәнү. Моннан тыш, Севастополь аудиторлары республикада пациентларны реабилитацияләү системасын оештыру белән кызыксындылар.

Очрашуда шулай ук депутат һәм контроль-ревизия бергәлекләре вәкилләренең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советы һәм республика Хисап палатасының уртак эш практикасы белән уртаклашты.

Ул дәүләт идарәсе системасында контроль-хисап органнарының әһәмиятле ролен билгеләп үтте, Татарстанда Хисап палатасы ачыклаган барлык хокук бозуларның кимендә 97 процент бетерелә, дип ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot