Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Сәрия Сабурскаяга Татарстан омбудсмены таныклыгын тапшырды
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга таныклык тапшырды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда шулай ук Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Сәрия Сабурская инде күп еллар җаваплы вазифаны били. Ул ассызыклаганча, халык һәм мөрәҗәгатьләр белән эшләү һәрвакыт зур игътибар һәм югары җаваплылык таләп итә. Аның сүзләренчә, омбудсменның тормыш юлы һәм профессиональлеге заманның теләсә нинди чакыруын җиңәргә әзер булуын күрсәтә.
Сәрия Сабурская Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасына 2025 елның 17 июлендә Дәүләт Советының унберенче утырышында билгеләнде. Аның кандидатурасын республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте һәм федераль омбудсмен белән килештерелде.
2010 елдан Сәрия Сабурская республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасын башкара. Омбудсмен булып эшләгәндә гражданнарның 60 меңнән артык мөрәҗәгате каралды. Аларны һәрьяклап анализлау өчен ул һәм аппарат хезмәткәрләре хакимият органнары, җирле үзидарә һәм хокук яклау оешмалары вәкилләре катнашында даими рәвештә күчмә тикшерүләр һәм киңәшмәләр үткәрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз