Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербург көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Санкт-Петербургта. Ул биредә шәһәргә нигез салуга 322 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөхәммәтшинның сәфәре Санкт-Петербургның Закон чыгару җыелышы спикеры Александр Бельский чакыру нигезендә һәм 2023 елда яңартылган парламентара хезмәттәшлек турында килешү кысаларында уза.
Чаралар Сенат мәйданында урнашкан Петр I һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Тантанада хакимиятнең югары дәрәҗәле вәкилләре, шул исәптән Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, сенаторлар һәм депутатлар, шулай ук җәмәгатьчелек һәм дини конфессияләр вәкилләре катнашты.
Соңрак Мариин сараенда «Санкт-Петербургның мактаулы гражданины» билгеләре тапшырылды. Фәрит Мөхәммәтшин шәһәр халкын Татарстан җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән котлады һәм республика парламентының сәламләү адресын укыды. «Шәһәр өч гасырдан артык уникаль тарих битләре, искиткеч мәдәни традицияләре, көчле фәнни һәм мәгариф потенциалы белән дан тота. Бөтен ил белән бергә Санкт-Петербург Россия империясе башкаласы буларак формалашуның катлаулы юлын, революцион тетрәнүләрне, авыр блокаданы, сугыштан соң аякка басу кыенлыкларын, яңа Россия дәүләтчелеге реформаларын лаеклы узды», - дип билгеләде Мөхәммәтшин.
Ул ассызыклаганча, Санкт-Петербург өч гасыр дәвамында Россиянең мәдәни башкаласы гына түгел, ә әһәмиятле фәнни, сәнәгать һәм иҗтимагый-сәяси үзәгенә дә әверелгән. Шулай ук Мөхәммәтшин шәһәр парламентарийларының реформалар үткәрүдәге һәм социаль сәясәтне үстерүдәге ролен югары бәяләде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Татарстан белән Санкт-Петербург арасындагы тарихи элемтәләргә аерым игътибар бирде. Бөек Ватан сугышы вакытында республика блокадалы Ленинградтан эвакуацияләнгән меңләгән кешене кабул итте һәм берничә сәнәгать предприятиесен урнаштыруны тәэмин итте, дип искәртте ул. Уртак тарихның бу битләре бүген, Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елында, аеруча әһәмияткә ия.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Петербург төрле халыкларны берләштерүче хезмәт батырлыгы һәм рухи көч символы булып кала бирә. Ул шулай ук ике төбәк арасында сәяси генә түгел, гуманитар элемтәләр дә җайга салынуын искәртте һәм киләчәктә хезмәттәшлекнең ныгуына ышаныч белдерде.
Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов шулай ук тантанада катнашучыларны «Санкт-Петербургның мактаулы гражданины» исеме бирелү белән котлады. Ул ассызыклаганча, бу истәлекле көндә шәһәр тормышын яраткан Петербургына хезмәт итүгә багышлаган кешеләргә хөрмәт күрсәтә. Аның сүзләренчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында яңа мактаулы гражданнар – ветераннар – лаеклы дәрәҗәдә танылу алды һәм бөтен шәһәр өчен горурлык символы булды.
9 майда Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелде. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлавында билгеләп үткәнчә, җиңүчеләрнең дәвамчылары елдан-ел сугыш турындагы истәлеккә тугрылыгын саклавын дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз