news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Сабантуй Россия халыкларының күпмилләтле бәйрәменә әверелде

Бүген Мәскәүдә унынчы тапкыр Сабантуй бәйрәме узды. Коломенский паркында бәйрәм мәйданына Россиянең төрле почмакларыннан 250 меңнән артык кунак җыелды.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан җитәкчелеге исеменнән мәскәүлеләрне бәйрәм белән котлады. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безгә ерак гасырлардан килгән Сабантуй башта сабан бәйрәме буларак билгеләп үтелде, авыл хезмәтенә хөрмәт йөзеннән халык гимны булды. Аны бүген шәһәрдә дә, авыл җирлегендә дә билгеләп үтәләр. Мәйданда Россиянең күп милләт вәкилләре тәкъдим ителүе шатландыра. Сабантуй илебездә яшәүче барлык халыкларның күпмилләтле бәйрәме булды», - диде парламент җитәкчесе.

Быел Сабантуй Россиянең 56 субъектында һәм 34 илдә уза, дип өстәде Мөхәммәтшин. Ул кунакларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде, шулай ук бәйрәмне оештыруда катнашкан Мәскәү һәм өлкә җитәкчелегенә, татар һәм башкорт милли-мәдәни автономияләренә, Чаллы мэриясенә рәхмәт белдерде. «Кешеләр ике пандемия елында Сабан туен сагынды», - диде парламент башлыгы.

Бәйрәм кунаклары өчен зур программа тәкъдим ителде. Мәйданда татар һәм башкорт җырлары яңгырады, үзәк сәхнәдә Россиянең төрле халыкларын тәкъдим иткән милли коллективлар чыгыш ясады. Сабан туеның мавыктыргыч мизгеле милли көрәш булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100