Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: «Сабан туе – төрле милләт вәкилләренең очрашу урыны ул»

Бүген Түбән Камада Сабан туе гөрләп уза. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин бәйрәмнең мактаулы кунаклары булды.
Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән ачылды. Анда 2 меңнән артык кеше: мәктәп укучылары, театр һәм хореография коллективларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Татар халкы ничек яши, аның традицияләре һәм йолалары нинди, кешеләр язны ни рәвешле каршы алган һәм Сабан туена әзерләнгән – театральләштерелгән прологның нигезе шуннан гыйбарәт иде. Оештыручылар халык көйләре, хореографик композицияләр, милли киемнәр аша татар халкының үзенчәлеген һәм мәдәниятен ачып бирде.

Фото: © Салават Камалетдинов
Сәхнәдә шулай ук татар эстрадасы йолдызлары – Фирдүс Тямаев, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Марат Яруллин, бертуган Юнысовлар, Түбән Каманың иң яхшы иҗат коллективлары һәм солистлары чыгыш ясады.
Сабан туе мәйданында төбәк авыллары, шәһәр тарихы, мәдәни мираска багышланган китапларның уникаль коллекциясеннән торган әдәби мәйданчык урын алган иде. Шунда ук төрле күргәзмәләр, халык уеннары оештырылды.
Шулай ук теләгән һәркем Түбән Кама районында туган күренекле шәхесләр, Тукай премиясе лауреатларына (алар арасында Разил Вәлиев һәм Зөлфәт Хәкимне атап үтәргә мөмкин) багышланган экспозиция белән танышты. Моннан тыш, үзәк мәйданда аркан тартышу, гер күтәрү һәм армрестлинг буенча ярышлар узды.

Фото: © Салават Камалетдинов
«Сабан туе – бөтен татарларның яраткан бәйрәме, ул халыклар арасында үзгә бер дуслык атмосферасы һәм үзара аңлашу булдырып, төрле милләт һәм дин вәкилләренең очрашу урыны булып кала. Татарстан халыклары гаиләсендә авыл хезмәтчәннәре, кайбер миссияләрне үтәп, шул исәптән республикадагы төрле конфессияләрнең йолаларын, традицияләрен, телен һәм мәдәниятен саклап, лаеклы урынны били. Әмма иң мөһиме, алар Татарстанда яшәүче 4 миллион кешене азык-төлек белән тәэмин итә», - дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз