news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар советы президиумы утырышында катнаша

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү өлкәсендә эш сәфәрендә, анда ул Россия Закон чыгаручылар советы чараларында катнаша.

Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген Закон чыгаручылар советы президиумы утырышы узды, анда Россиягә кушылган төбәкләрнең илнең хокукый, икътисади һәм социаль системасына интеграция мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин һәм Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая үткәрде.

Утырышны ачып, Андрей Яцкин билгеләп үткәнчә, бүген Россия Президенты Владимир Путин куйган максатка ирешү өчен кушылган төбәкләрне социаль-икътисади яктан үстерү дәүләт программасы гамәлгә ашырыла.

«Гамәлгә ашырыла торган программаның масштабын бәяләү өчен 2022 елдан бирле 5,8 мең күп фатирлы йорт, 3,5 мең километр юл торгызылуын, 1,5 мең мәгариф учреждениесе ремонтлануын билгеләп үтү дә җитә», — диде ул, яңа төбәкләрнең илнең пространство үсеше планнарына кертелүен искәртеп.

Андрей Яцкин шулай ук Донбасс торак пунктларын торгызуда актив катнашкан төбәкләргә аерым рәхмәт белдерде.

«Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко кушуы буенча интеграция мәсьәләләре буенча совет төзелде. Бу чорда Россия Хөкүмәте, коллега-сенаторлар һәм депутатлар ярдәмендә ике дистәдән артык закон чыгару инициативасы федераль законнарга әверелде», - дип билгеләп үтте Андрей Яцкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100