Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар советы чараларында катнаша
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия Закон чыгаручылар советы чараларында катнаша. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көннең беренче яртысында Мөхәммәтшин Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашачак, анда мәктәп яшендәге балаларның сәламәтлеген саклау һәм Россиянең яңа регионнарын илнең хокукый, социаль һәм транспорт системасына интеграцияләү мәсьәләләре каралачак. Көннең икенче яртысында Дәүләт Советы Рәисе Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе утырышын уздырачак, анда чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән эшләүнең закон чыгару аспектлары каралачак.
Моннан тыш, 16 декабрьдә Мөхәммәтшин Закон чыгаручылар советы утырышында катнашачак, аны Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко үткәрәчәк, анда торак алу мөмкинлеген тәэмин итү һәм торак инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре каралачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз