Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Россия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова белән очрашты

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда Дәүләт Советының Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе белән үзара хезмәттәшлеге, республика дәүләт хакимияте органнарының илнең хокукый электораль кырындагы эше, сайлау системасының эшләве һәм гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Элла Памфилова бу көннәрдә Казанда эш сәфәрендә, ул Россия регионнарының төбәк сайлау комиссияләренең мәгълүмат хезмәтләре җитәкчеләренең бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнаша. Бүген Элла Памфилова сайлау комиссияләре матбугат хезмәтләре өчен бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә лекция белән чыгыш ясарга планлаштыра (оештыручы – Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе ярдәмендә РФ Үзәк сайлау комиссиясе).
«Бүген Казанда сайлау кампанияләрен югары дәрәҗәдә уздыру буенча гаять мөһим миссияне үтәүче сайлау комиссияләре вәкилләре җыелды, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – быелның сентябрендә Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар узачак. Моннан тыш, 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайларга кирәк булачак. Муниципаль советларның вәкаләтләре аз түгел, шуңа бәйле рәвештә территория сайлау комиссияләре һәм участок сайлау комиссияләре вәкилләренә зур җаваплылык йөкләнә».
Очрашуда шулай ук Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз