news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда катнашты

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда катнашты
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда катнашты. Казанның Советлар Союзы Герое А.С.Умеркин исемендәге 116 нчы лицеенда сайлау участогына парламент башлыгы тормыш иптәше белән килде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Бу сайлау кампаниясендә барыбызга да катнашу кирәк, чөнки һәрберебез киләчәк тыныч булсын, дәүләт башлыгы халык мәнфәгатьләренә җавап бирсен дип телибез. Гади булмаган шартларда да тыныч тормыш, Татарстан һәм тулаем Россия гражданнарының нәтиҗәле хезмәтенә ирешү өчен лаеклы кешене сайлау мөһим», – диде Мөхәммәтшин журналистларга тавыш биргәннән соң.

Дәүләт Советы Рәисе татарстанлылар нәкъ шулай тавыш бирер дип ышана. «Бу сайлауда татарстанлыларның ышаныч белән тавыш бирүе Россия һәм дөньяга тотрыклылык, илебезнең алдагы үсешен тәэмин итәргә тиеш. Шуңа күрә сайлау участокларына мөмкин кадәр күбрәк кеше килеп, кемне кирәк дип санасалар, шуңа тавышларын бирүләрен телибез», – дип ассызыклады.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге секретаре буларак Мөхәммәтшин Бердәм россиялеләр сайлауга яхшы кәеф белән баруларын билгеләп үтте. «Сайлау кампаниясе барышында без берничә тапкыр партия активы, Татарстан халкы белән очраштык. Бу тагын бер кат, «Бердәм Россия» – республикада һәм тулаем илдә дә хәзерге хакимият таяна алырдай партия булуын раслады», – диде ул.

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшен башлады, шулай ук хастаханә, санаторийларда, тикшерү изоляторлары, аэропорт, вокзалда вакытлыча эшләүче 45 участок ачылды. Сайлауда 22 мең сайлау комиссиясе әгъзасы, 16 меңнән артык күзәтүче, шул исәптән чит ил вәкилләре эшли.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100