news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Россия парламентаризмы көне белән котлады

Фәрит Мөхәммәтшин Россия парламентаризмы көне белән котлады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хакимиятнең вәкиллекле органнары депутатларын Россия парламентаризмы көне белән котлады. Ул ел саен 27 апрельдә билгеләп үтелә.

«Нәкъ менә шул көнне, ерак 1906 елда гавами хакимиятнең яңа демократик институты - Россия империясенең Беренче Дәүләт Думасы эшкә кереште. Шуннан бирле гасырдан артык вакыт узды. Ил һәм җәмгыять тарафыннан зур юл үтелде. Дәүләт һәм иҗтимагый-сәяси корылышның формасы алмашты. Тарихи традицияләргә, закон чыгару тәҗрибәсенә һәм парламент практикаларына таянып, өч дистә ел дәвамында актив эшчәнлекне Россия Федерациясе ике палаталы Федераль Җыены алып бара», - дип билгеләп үтте Татарстан парламенты спикеры.

Ул билгеләп үткәнчә, Федерация советы һәм Дәүләт Думасы барлык дәрәҗәләрдәге парламентаризмның югары стандартларын биреп, закон өстенлеге, ачыклык, сайлаучылар алдында җаваплылык принципларын үти, хакимият органнары белән конструктив хезмәттәшлек итә.

«Депутатларның төрле партия-сәяси катнашы булуга карамастан, алар барыннан да элек безнең күпмилләтле ил халкының мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын чагылдыра», - диде Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, федератив дәүләтнең парламент системасының аерылгысыз элементы булып үз норматив-хокукый базасын формалаштыра торган конституцион вәкаләтләр чикләрендә төбәкләрнең закон чыгару җыенары тора.

«Бу сыйфатта Татарстан Дәүләт Советы депутатларының 6 чакырылышында җәмгыять тормышының барлык өлкәләренә - сәламәтлек саклау һәм мәгариф, экология, торак, гаилә, яшьләр һәм милли сәясәткә кагылышлы күп кенә әһәмиятле законнар эшләнде һәм кабул ителде... Парламентара актив хезмәттәшлек, муниципаль хезмәттәшләр белән багланышлар җайга салынган. Гражданлык җәмгыяте институтлары һәм эксперт бергәлеге белән конструктив диалог алып барыла, - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Ул искәрткәнчә, агымдагы елның башыннан яңа электораль цикл старт алды: мартта президент сайлаулары, сентябрьдә VII чакырылыш республика парламенты депутатларын сайлаулар.

«Татарстанлылар, элеккеге кебек үк, җаваплы гражданлык позициясен күрсәтәчәк, үз тавышларын иң лаеклы кандидатлар файдасына бирәчәк, дип ышанам. Нәкъ менә аларга алдагы биш ел дәвамында хакимият органында сайлаучыларны тәкъдим итәргә, республика мәнфәгатьләрен якларга һәм алага таба вәкиллекле халык хакимиятенең иң яхшы традицияләрен үстерергә туры киләчәк», – диде Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100