news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне белән котлады

Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне белән котлады
Фото: © "Татар-информ"

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне уңаеннан котлады.

«Хөрмәтле журналистлар, нәширләр, полиграфистлар, блогерлар, ветераннар һәм яшь каләм тибрәтүчеләр, барлык басма һәм цифрлы мәгълүматны әзерләү, бастыру һәм тарату эше белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр! Россия матбугаты көнен бәйрәм итү уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз!

Ил журналистикасының өч гасырдан артык тарихы хакимият һәм җәмгыятьнең аралашу дәрәҗәсенең, үсешкә омтылышның, милләтара тынычлык һәм граждан татулыгының төрле чорларда күп очракта нәкъ менә массакүләм мәгълүмат чараларының һөнәри осталыгына, аларның һәрьяклап үлчәнгән позициясенә, ватанпәрвәрлек рухына нык бәйле булуын ачык күрсәтә. Бүген дә без массакүләм мәгълүмат чараларыннан булган проблемаларга хакыйкый анализ, иң мөһим көнүзәк мәсьәләләргә җаваплар, объектив һәм битараф булмаган авторлык карашы белән язылган анык мәгълүмат көтәбез.

Яңа гына аяк баскан 2024 ел моның өчен тулы нигез бирә. Россиядә Гаилә елы һәм Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителгән ел зур сайлау циклын ачып җибәрә, әһәмиятле сәяси һәм иҗтимагый вакыйгаларга да ул бай булачак.

Март аенда алдагы алты елга сәяси үсешнең юнәлешен билгеләячәк вакыйга – Россия Федерациясе Президентын сайлау узачак. Сентябрьдә татарстанлылар җиденче чакырылыш республика парламенты депутатларын сайлау өчен тавыш бирү участокларына яңадан киләчәк. Быелгы сайлауларның төп үзенчәлеге – махсус хәрби операция чорында Россиягә карата көчле санкция һәм мәгълүмат басымы. Һәм тавыш бирү якынлашкан саен, дус булмаган комментаторларның сайлау кампанияләре һәм, гомумән алганда, илдәге вәзгыять хакындагы карашының тискәрелеге көннән-көн артачак.

Шушы киеренке вакытта безгә илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путин белән тагын да ныграк берләшү бик тә зарур. Без көчле һәм бәйсез Россиянең алга таба да даими үсешенә мөмкин булган ярдәмне, шул исәптән мәгълүмати яктырту белән дә, күрсәтергә тиеш.

Безгә Татарстанда узачак халыкара «Киләчәк уеннары», «Россия – Ислам дөньясы» икътисадый форумы, БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитын һәм башка чараларны иң югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк. Болар барысы да өстәмә җаваплылык йөкли, ышанам ки, бердәм булып, без аларның бөтенесен дә башкарып чыгарбыз.

Кадерле республика масс-медиа хезмәткәрләре! Сезнең һөнәри бәйрәм көнегездә журналист бурычына тугры булып калуыгыз, четерекле тормыш мәсьәләләрен хәл кылуда актив катнашуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен белдерәм. Сезгә барлык иҗади башлангычларыгызда зур уңышлар, яңа кыю идеяләр һәм кызыклы проектлар, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт һәм сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!» диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100