news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады
https://gossov.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне – төрле милләттә һәм диндә булган гражданнарны Ватанның тарихи бөеклеген саклауга һәм арттыруга омтылышта берләштерә торган бәйрәм белән котлыйм.

Россия үзенең яңа Төп законына моннан 29 ел элек, 1993 елның 12 декабрендә ия булды. Илнең һәм аның уртак язмыш белән берләшкән күпмилләтле халкының озак чорларга үсеше хакында җәмәгать килешүенең нәтиҗәсе булган канун федератив корылышка һәм нәтиҗәле җирле үзидарәгә нигез салды. Законның һәм бәйсез суд эшчәнлегенең өстенлеген раслады. Граждан тынычлыгын һәм этникара татулыкны ныгыту, бай тарихи-мәдәни мирасны саклап калу гаранты булды.

1993 елгы Конституция Россия җәмгыятен төзүнең төп принципларын – гражданның хокуклары һәм ирекләренең үзгәрмәс хәлен, дәүләт бердәмлеген һәм территориаль бөтенлекне саклауны, идеология күптөрлелеген, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне яклауны ышанычлы беркетте. Шушы нигезләмәләрнең какшамас булуын раслап, 2020 елда Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның башлангычы белән гамәлгә ашырылган һәм илнең күпчелек халкы хуплаган конституция реформасы бу сәяси нигез документны шактый көчәйтте. Социаль гарантияләрне һәм илкүләм мәнфәгатьләрне яклау мөмкинлекләрен арттырды, дәүләтнең суверенитетын ныгытты.

Һичшиксез, Конституциянең бай куәтен алга таба да арттыру күп очракта федераль һәм региональ дәрәҗәләрдәге законнар чыгару эшчәнлегенең сыйфатыннан, килештерелгән һәм системалы булуыннан торачак.

Бүген Татарстан ил Конституциясендә күрсәтелгән юнәлештә эзлекле бара. Тормыш сыйфатын яхшырту, алга таба да сәяси һәм социаль-икътисадый үсү өчен хокукый нигезләрне киңәйтү максатларында республика законнарын камилләштерә.  Күпмилләтле Россиянең граждан бердәйлеген һәм аның бердәмлеген ныгыту, халыклар арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекнең гасырлык традицияләрен саклау сәясәтен даими алып бара.

Куелган максатларга ирешү өчен әле бик күп хезмәт итәргә кирәк булса да, иң мөһиме – Төп законны үтәп һәм хөрмәт итеп уртак мәнфәгатьләр һәм ниятләр белән яшәү. Әйдәгез, шушы юлда бер-беребезгә уңышлар телик. Барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм республика, бөтен Россия хакына иҗади хезмәтегездә уңышлар!

Бәйрәм белән! Россия Федерациясе Конституциясе көне белән!» диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100