news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин «Россия дуслары клубы»н булдыруны хуплады

Бүген Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясе Генераль советының Халыкара хезмәттәшлек һәм чит илләрдә ватандашларга ярдәм итү комиссиясе утырышы узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, партиянең республика бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бу хакта Татарстан парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров партия комиссиясенең чит ил дәүләтләре белән хезмәттәшлекне киңәйтүдәге ролен билгеләп үтте. «Нәкъ менә безнең ил инициативасы белән Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясе 1960 елда колониаль илләргә һәм халыкларга бәйсезлек бирү турында Декларация кабул итте. Без үсеп килүче илләрнең деколониальләштерү процессын төгәлләргә кирәклеге турындагы таләпләренә теләктәшлек белдерәбез», - диде Сергей Лавров. 

Партия комиссиясе фикеренчә, төзелә торган «Россия дуслары клубы» бу эштә механизмнарның берсе булырга тиеш. Комиссия әгъзалары бу тәкъдимне хуплады һәм аны гамәлгә ашыру турында фикер алышты.

Партиянең Татарстан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында бу инициативаның вакытлы булуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, төзелә торган бөтендөнья платформасы Россиянең халыкара багланышларын киңәйтергә генә мөмкинлек биреп калмый, ә дөньяда партия абруен ныгытуга да хезмәт итәчәк.

«Без Россия Тышкы эшләр министрлыгына Мәскәүдәге ватандашлар форумнарын нәтиҗәле уздырган өчен рәхмәтле. «Россия дуслары клубы»н төзегәндә Россия югары уку йортларында безнең традицияләр һәм мәдәният белән таныш булган күп санлы чит ил студентларын укыту кебек фактларны да исәпкә алырга кирәк булачак. Май аенда Казанда ислам дөньясы илләре вәкилләре катнашында чираттагы KazanForum XIV Халыкара икътисади форумын үткәрү планлаштырыла. Форум Россия Президенты Владимир Путин карары белән федераль статус алды», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100