news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: Республикабызда 175 милләт вәкиле гомер итә

Фәрит Мөхәммәтшин: Республикабызда 175 милләт вәкиле гомер итә
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Татарстан белән Үзбәкстан арасында тыгыз дусларча мөнәсәбәтләр урнашты. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Урта Азия республикасының Казандагы генераль консулы Нодиржон Касимов белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Товар әйләнеше күләме, төрле хакимият дәрәҗәләрендә имзаланган килешүләр, күпсанлы ике яклы визитлар шул хакта сөйли. Хезмәттәшлекнең мондый югары темпы безнең өчен бик тә мөһим», - диде Мөхәммәтшин.

ТР парламенты башлыгы республикада милләтара тынычлык һәм татулыкны саклау мәсьәләләренә аерым тукталды.

«Республикабызда 175 милләт вәкиле гомер итә. Татарстан халыкларының күпмилләтле дус гаиләсендә үзбәк диаспорасының әһәмиятле урын алып торуы бик тә мөһим», - дип өстәде ул.

Аның сүзләренчә, Татарстанда 15 меңгә якын үзбәк яши.

Касимов, үз чиратында, җылы кабул иткән һәм Татарстанда хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирелгәне өчен рәхмәт белдерде.

«Һәрьяклап ярдәм күрсәткән өчен сезгә ихлас рәхмәтләремне белдерәм, безнең халыклар тарихи яктан үзара бәйләнгән, безнең арада уртак әйберләр күп. Үзбәкстанда 300 меңнән артык татар гомер кичерә», - дип искәртте дипломат.

Генераль консул шулай ук күпмилләтле якшәмбе мәктәбе ачкан өчен Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде. Анда республикада яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot