news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Җиңү көне белән котлады

Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Җиңү көне белән котлады
Фото: Фәрит Мөхәммәтшинның МАХ мессенджерындагы каналыннан

Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Җиңү көне белән котлады.

«Безнең барыбыз өчен дә изге, һәр гаилә язмышына мәңгегә язылган бу бәйрәм төрле буын һәм милләт вәкилләрен берләштерә, күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, каһарманлыгын һәм какшамаслыгын символлаштыра», – дип язган ул MAX мессенжерындагы каналында.

Мөхәммәтшин искә төшергәнчә, Татарстаннан фронтка 700 меңгә якын кеше киткән һәм һәр икенчесе сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган. Ул шулай ук республиканың сугыш елларында керткән өлешен билгеләп үтте, ул вакытта Татарстан эвакуацияләнгән кешеләр, предприятиеләр, фәнни һәм мәгариф учреждениеләре өчен «икенче йорт» була.

ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе сүзләренчә, бүген Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи дөреслекне саклау һәм үз гомерләре бәрабәренә тынычлыкны саклаучыларның батырлыкларын истә тоту аеруча мөһим.

«Без күпмилләтле халкыбызның батырлыгын хәтерлибез һәм ил азатлыгы өчен гомерен биргән каһарманнарны онытмыйбыз. Бөек Җиңү көне белән! Ватаныбызның киләчәге якты булсын, халкыбыз тыныч тормышта яшәсен!» – дигән ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot