news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин республика ата-аналар советы утырышында катнашты

Фәрит Мөхәммәтшин республика ата-аналар советы утырышында катнашты
Салават Камалетдинов

Бүген Казанда онлайн режимда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы ата-аналар советы утырышы узды, анда профильле министрлыклар һәм ведомстволар, тәрбия эше буенча мәгариф идарәсе органнары вәкилләре, сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре яшь буынны тәрбияләүдә гаилә кыйммәтләренең ролен күтәрү турында фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

«Бүген ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте инициативасы белән күтәрелгән һәм балаларны, яшь буынны тәрбияләүгә багышланган мәсьәләләр бик актуаль. Баланы тәрбияләүдә традицион кыйммәтләрне торгызу, гаилә институтын ныгыту бүгенге фикер алышуның төп темасы булып тора», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гаилә кыйммәтләре турында сөйләгәндә, парламент җитәкчесе бу институтның «барлык заманнарның һәм халыкларның бәяләп бетергесез кыйммәте», «дәүләтнең нигезе һәм җәмгыятьнең рухи-әхлакый потенциалын формалаштыру һәм үстерү нигезе» булып торуын билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга, гаиләнең абруен арттыруга, аның социаль һәм хокукый яклануына зур игътибар бирелә.

Татарстан Президенты инициативасы буенча җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә торган гаиләләр өчен яңа дәүләт бүләге – «Ата-ана батырлыгы» медале (2021) булдырылды. Соңгы елларда Татарстанның 1000гә якын гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде – алар барысы да чирек гасырдан артык никахта яшәп ныклы гаилә бәйләнешләрен һәм традицион нигезләргә тугрылыкны күрсәттеләр.

«Мәктәпнең миссиясе – балаларны тәрбияләү һәм укыту – бу аерылгысыз процесс, чөнки тәрбияне укытудан аерып булмый. Ата-аналар тәрбиядә төп роль уйныйлар, чөнки күп нәрсә нәкъ менә гаиләдә салына», – диде мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, укытучыларны һәм ата- аналарны сәламләп.

Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина билгеләп үткәнчә, мәктәп тормышының көнүзәк мәсьәләләре һәм иҗтимагый контрольгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен ата-аналарның республика советы утырышка кимендә чиреккә бер тапкыр җыела.

ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә агымдагы уку елы башыннан старт алган «мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» дәресләрендә гаилә һәм балачак мәсьәләләрен күтәрергә мөмкин. Ул шулай ук ата-аналар җәмгыяте вәкилләренә бу юнәлештә эшне көчәйтү теләге белән мөрәҗәгать итте.

  • Аерылышу мәсьәләләре бары тик көндезге тәртиптә җәмәгать судьялары тарафыннан һәм судка кадәр уздырылган әңгәмәләрдән соң гына хәл ителергә тиеш. Бу хакта Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы ата-аналар советы утырышында белдерде, дип язган идек.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика ата-аналар советы рәисе Наталья Фролова коллегаларының игътибарын хәзерге шартларда гаилә һәм мәктәпнең үзара бәйләнеше мәсьәләләренә юнәлтте. Шулай ук гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ЮХИДИ вәкилләре белән бергә кышкы каникуллар чорында балаларның имин ялын оештыру һәм балалар катнашында юл-транспорт һәләкатләрен кисәтү мәсьәләләре дә каралды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot