news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Раил Шәмсетдиновка Дәүләт Советы депутаты таныклыгын тапшырды

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Раил Шәмсетдиновка депутат таныклыгын һәм значогын тапшырды. Парламент башлыгы аның актив булуын һәм эшкә тиз катнашып китүен теләде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

«Кадерләп тагып йөртегез!» – диде Мөхәммәтшин, депутат значогын тапшырып һәм парламент эшчәнлегендә уңышлар теләп.

Шәмсетдинов җавап сүзендә парламентта республиканың педагоглар бергәлеге, аерым алганда урта һөнәри белем бирү системасы мәнфәгатьләрен тәкъдим итәргә ниятләве турында әйтте.

Раил Шәмсетдинов узган елның декабрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының яңа депутаты булды. ТР Үзәк сайлау комиссиясе аңа депутат Илшат Ганиевның вафат булуына бәйле рәвештә барлыкка килгән «Бердәм Россия» партиясе исемлегендәге буш мандатны тапшырды.

Шәмсетдинов 1984 елның 1 октябрендә Татарстанның Лаеш районы Имәнкискә авылында туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаган. Казан федераль университетында педагогика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен алу өчен диссертация яклаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100