Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин «Язылу бүләк ит» традицион хәйрия акциясендә катнашты
Дәүләт Советы Рәисе депутатларны да социаль учреждениеләр өчен матбугатка язылуда актив булырга өндәде.
Татарстан Дәүләт Советында «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Язылу бүләк ит» традицион хәйрия акциясе узды. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә акциягә кушылды.
Ул Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортын «Республика Татарстан», «Ватаным Татарстан», «Сөембикә» журналларына яздырды.
«Татарстан парламентында Дәүләт Советы утырышы көнне уза торган күркәм традиция бу. Быел да тәнәфестә депутатлар картлар, балалар йортларын, мохтаҗ гаиләләрне яздыра. Бу матбугатны тарату, тиражны арттыру өчен генә түгел, ә халык республика тормышы белән танышып барсын өчен кирәк», - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга.
Дәүләт Советы Рәисе депутатларны да матбугатка язылуда актив булырга өндәде. Алар да республиканың социаль учреждениеләре өчен басма матбугатка язылды.
«Татмедиа» АҖ медиаресурсына 98 район, шәһәр һәм республика газетасы керә. Алар татар, рус, удмурт, чуваш телләрендә чыга. Рус телендә - 43, татар телендә – 49, чуваш телендә – 5 һәм удмурт телендә бер газета чыга.
Журналлар төркеменә 14 журнал керә, аларның берсе – рус телендә («Казань»), унысы – татар телендә, өч журнал («Чаян», «Татарстан», «Идел») ике телдә чыга. 2022 елның беренче яртыеллыгына гомуми басма тираж 270 мең 509 данә тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз