Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч районында яшәүче алты кешегә Җиңүнең 80 еллыгы медален тапшырды
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч районында яшәүче алты кешегә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медален тапшырды. Аларның өчесе балигъ булмаган яшьтә концлагерьга эләгә, калганнары – хезмәт фронтында катнашучылар, дип яза «Татар-информ».
«Бүген без Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашабыз. Бу Татарстанда һәм Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елында аеруча зур әһәмияткә ия. Кызганыч, ветераннар бик аз калып бара, аларны халкыбызга күрсәтү, хезмәт һәм сугышчан батырлыклары өчен рәхмәт белдерү, шул нигездә үсеп килүче буынны тәрбияләү бик мөһим», – дип искәртте парламентарий.
Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч районы башлыгы белән бергә һәр ветеранга медаль һәм чәчәкләр тапшырды, шулай ук аларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.
«Тарихны яңадан язу мөмкин түгел, Бөек Ватан сугышында Җиңү батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге калачак һәм үлемсез булачак. Канкойгыч бәрелешләр һәм хезмәт көрәше мәхшәрен үтеп тә сынмаучылар, сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда күңел матурлыгы, оптимизм, ышаныч һәм өметен саклап калучылар алдында башыбызны иябез», - дип өстәде Рәис Сөләйманов.
Очрашу барышында ветераннар Татарстанда Ватанны саклаучылар елы һәм якынлашып килүче Җиңү бәйрәме турындагы фикерләре белән уртаклашты.
«Кәефем күтәренке, Ватаным белән горурланам. Балачагымның ел ярым вакыты оккупация һәм концлагерьда узды, гаиләбез бу куркыныч чорны кичерә алган өчен әти-әниемә зур рәхмәт. Бүген безне, ветераннарны, бик нык кайгырталар, бу ярдәм сизелә», - дип сөйләде журналистларга балачакта Бөек Ватан сугышы вакытында концлагерьга эләккән Василий Литвинов. Җиңүнең 80 еллыгын ничек билгеләп үтәчәксез дигән сорауга, ветеран, елмаеп: «Табын артында», - дип җавап бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз