Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы белән Пенза өлкәсе арасында хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре, шул исәптән парламентара элемтәләр турында фикер алыштылар. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Олег Мельниченко Татарстан җитәкчелегенә яхшы күршеләрчә мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт әйтте һәм безнең төбәкләрнең икътисади, гуманитар һәм мәдәни юнәлешләрдәге хезмәттәшлеген алга таба үстерүгә ышаныч белдерде.
Очрашуда шулай ук РФ Федераль Союз Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Каденков һәм Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз