news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Патриотик тәрбия мәсьәләсе депутатлар эшендә һәрвакыт булачак

Патриотик тәрбия мәсьәләсе парламентарийлар эшендә һәрвакыт иң әһәмиятлесе булачак. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Бу мәсьәлә һәрчак көн кадагында булачак һәм без аңа гел әйләнеп кайтачакбыз. Балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү – безнең бурыч. Без көнбатыш дошманнарның шантажы белән илебезнең ничек көрәшкәнен күрсәтергә тиеш. Яшьләрне сатлыкҗан булмаслык итеп тәрбияләргә кирәк», – диде парламент башлыгы.

Әлеге темага җәмәгатьчелек, мәгариф оешмалары игътибарын җәлеп итү өчен алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары патриотик тәрбия турында республика кануны кабул итү турында искәртте.

«Санкция, махсус хәрби операция шартларында без карашыбызны патриотизм, Ватанга мәхәббәт мәсьәләләренә юнәлттек. Һәм барлык сәяси партияләр, иҗтимагый оешмалар моңа зур игътибар бирә. Мәктәпләрдә патриотик тәрбия эше алып барыла, китапханәләргә яшьләрне тәрбияли торган китаплар өчен акча бүлеп бирелде», – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыкларын истә тоту һәм үсеп килүче буынны алар үрнәгендә тәрбияләү мөһим.

«Узган буыннар үрнәгендә яшьләрдә Ватанга карата ихтирам, патриотизм тәрбияләргә кирәк», – дип йомгаклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100