news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин парламентара багланышлар турында сөйләде

Фәрит Мөхәммәтшин парламентара багланышлар турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ» архивы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин еллык матбугат конференциясендә чит ил һәм төбәк парламентлары белән хезмәттәшлек итүнең әһәмиятен билгеләде.

«Хәзерге вакытта Россия Федерациясенең 40 субъекты белән хезмәттәшлек итү турында килешүләр төзелгән, шуларның өчесе быел имзаланган. Аннары дәүләт хакимиятенең федераль органнары белән 2 килешү, чит илләрнең һәм аларның субъектларының закон чыгару органнары белән хезмәттәшлек итү турында 11 килешү һәм беркетмә төзелгән. Бу хезмәттәшлек уңай тәҗрибәләрне, эшнең яңа формаларын үзләштерергә мөмкинлек бирә», – дип белдерде ТР парламенты башлыгы.

Шулай ук Мөхәммәтшин үз сүзләрен раслап мисаллар да китерде.

«Без Беларусь Республикасы белән актив хезмәттәшлек итәбез, бер атна элек Донецк Халык Республикасы белән беренче килешүгә кул куйдык. Төп бурыч – яңа мөмкинлекләр эзләү, күршеләрнең ничек эшләвен күрү», – диде ул.

  • Быел Дәүләт Советы депутатлары һәм аппарат хезмәткәрләре шулай ук «Хәтер эстафетасы» хәйрия акциясенә кушылган, үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын сугыш ветераннары каберлекләрен торгызу эшләрен башкаруга күчергән. Караучысыз калган сугыш ветераннары җирләнгән 12 кабернең тәртипкә китерелүе дә билгеле.
news_right_1
news_right_2
news_bot